Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә делегациясе Казахстандагы Сабантуйда татар мәдәнияте белән таныштырды

Күрше илдә оештырылган масштаблы чараны «халык дипломатиясенең» матур үрнәге дип атарга була

 

Узган якшәмбе, 26 июль көнендә, Казахстанның Петропавловск шәһәрендә халыклар дуслыгы һәм традицияләр байлыгы бәйрәме — Сабантуй үткәрелде. Казахстанның төрле өлкәләреннән, Татарстаннан һәм Бәйсез Дәүләтләр берлегенә кергән илләрдән килгән кунаклар катнашында узган чарага Минзәлә районының өлеше аеруча зур булды. 

Әзерлек эшләре 1 айдан элек үк башланган иде. Татар милли мәдәниятен чагылдырган махсус йортлар ясалды, инвентарь әзерләнде. Таможня аша үткәрелеп (ә моның никадәр мәшәкатьле эш булуын башкарган кеше генә белә — һәр әйбер алып барганда да, алып кайтканда да төп-төгәл итеп декларацияләнгән булырга тиеш), илтеп куелды.

Инде сабантуйны үткәрер өчен төп делегация — 90 лап кеше — ике автобуска утырып Петропавловскка бәйрәм алдынан берничә көн алдан чыгып китте. Шул берничә көн дәвамында җиң сызганып Сабантуйга әзерләнү вакытында ук җирле халык, туристлар (биредә аеруча күп) Минзәлә, Татарстан турында кызыксынып сорауларын бирделәр.

Ниһаять, бәйрәм көне килеп җитте. Шәһәрнең үзәк мәйданы (берара әлеге җәяүле урамны хәтта Гиннеслар китабына кертмәкче булганнар) иртә таңнан ук бәйрәмгә килүче кунаклар белән тулды. Төрле секцияләргә бүленгән бәйрәм мәйданының бер башында районыбыз вәкилләре мастер-класслар, икенче башында спорт уеннары оештырдылар. 

Бәйрәм белән танышырга дәрәҗәле кунаклар — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов килделәр. Татарстан Премьер — министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге җаваплы республика делегациясе, район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Минзәлә районы җитәкчелеге вәкилләре белән берлектә алар сабантуй өчен әзерләнгән чаралар белән таныштылар. Ә программа, чыннан да, бай иде. Туган як тарихын өйрәнү музее вәкилләре татар халкының элеккеге көнкүреш тарихы белән таныштырдылар. Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков татар авыллары мәчетен дә, Казан басмасы белән чыгарылган Коръән китабын да тәкъдим итте. Рәисне һәм акимны азан әйтеп каршы алды. Хәтта театр артистлары тарафыннан күрсәтелгән исем кую йоласында катнашып, дога укыды. Район мәдәният сарае, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашында татар халкының традицион тормышын, гореф-гадәтләрен, борынгы һөнәр үрнәкләрен күрсәттеләр. Бикбаудан Илгиз һәм Лилия Закировларның умарталыгыннан бал продукциясе дә, районкүләм чараларның кунакларына яхшы таныш мичләрдә пешкән коймаклар да казахларның күңеленә хуш килде. Үзләренең сый-нигъмәтләрен Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте вәкилләре дә тәкъдим иттеләр. Мәгариф, балалар иҗат йорты, балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре оештырган мастер-класслар, милли уеннарда бәйрәмнең кечкенә кунакларда да, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да теләп катнаштылар. Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә укучыларның быел 140 еллыгы билгеләп үтелә торган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иҗат эшләре күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Сабантуйга районыбыз делегациясе составында республикакүләм танылган кул эшләнмәләре осталары Хәния Гәрәева (ул тумышы белән Наратлы-Кичү авыллыннан), Алсу Рахматуллина, Фәрит Вафин барды. 

Төп сәхнәдәге концерт чарасында Минзәлә татар дәүләт драма артистлары уңышлы чыгыш ясадылар. Кече сәхнәдә мәдәният сарае артистлары, авыл клублары вәкилләре музыкаль номерларын тәкъдим иттеләр.

Нинди Сабантуй уеннарсыз булсын! Районыбызның «Юбилейный», «Юность», «Олимп» спорт мәктәпләренең вәкилләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә таяк тартыш, канат тарту, капчык сугышы, туры һәм кәкре баганага менү, чүлмәк вату кебек милли уеннар үткәрделәр. Көрәштә төп бүләк автомобильне Казахстан батыры җиңде. 

Җитәкчелеккә дә, казахстанлыларга да Сабантуй бәйрәме нык ошады. Аким Гауез Нурмухамбетов Айдар Салаховка Казахстан һәм Татарстан арасындагы дуслык, үзара хезмәттәшлекне ныгытуга, мәдәни инициативаларны тормышка ашыруга һәм халыкларның милли мирасын саклауга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Милли киемнәргә киенгән делегациябез вәкилләре янында фотога төшүгә теләүчеләр саны аеруча күп булды. Төрле сәбәпләр аркасында чит илдә яшәүче татарларның райондашларыбыз янына килеп «рәхмәт!», дип әйтүләре исә иң югары бәя булды.

Күбрәк фотографияләр безнең Фотогалерея бүлегендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев