Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә егете Кариев театры артисты булды.

Кече яшьтән Минзәлә сәхнәләрендә шигырь укып, тамашачыны сокландырган Кадрәк егете Рәүф Шакиров артист булып үсеп җитте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә -информ

ТНВ программаларын караучылар аны даими төстә һава торышы белән таныштырып баручы буларак та беләләр.

Профессиналь сәхнәдә беренче роле дә өлгереп җитте якташыбызның.

Роле дә бит Хәбир Мензелинский дип атала. Өстәвенә, режиссер ярдәмчесе буларак та чыгарган бу әсәрне.

Якташыбыз Илнур Гайниев җитәкләгән Казанның Кариев театры Минзәләгә спектакль алып килә. Биредә Рәүф уйнамый. Әмма аның нинди театрда эшләвен белү өчен генә булса да Минзәлә театрына килергә тырышыгыз!

Тагын бер яңалык: шушы ук театрда әдәби бүлек җитәкчесе булып зшләгән Гөлназ Хәлиуллина (Казанга киткәнче гимназияне җитәкләгән иде) яңадан Минзәләгә кайтты. Кем булып эшли башлавын хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев