Минзәлә гимназиясе «Сәләт» клубының активистлары «Һөнәрләр Биләр форум» ында катнашты
15-21 июль көннәрендә Биләрдә «Сәләт» клублары өчен «Һөнәрләр Биләр форум» ы булды.
Форумга Татарстанның 45 районыннан 12-18 яшьлек яшүсмерләр конкурс нигезендә сайлап алынды.
Минзәлә гимназиясе «Сәләт» клубының 10 активистына форумда катнашу бәхете елмайды. Балалар, бер атна дәверендә, палаткалы лагерьда ял иттеләр, танылган спикерлар белән аралаштылар, төрле мастер-классларда һәм тренингларда катнаштылар, проектлар якладылар. Форум программасы балалар, яшьләр һәм остазларының ижат, медиа, мәгълүмати технологияләр, лидерлык, экология, «Биләр Тамырлар» юнәлешләрендә гамәлгә ашырылды.
Форумның төп идеясе сәләтле балаларның, талантлы яшьләрнең һәм аларның остазларының лидерлык, иҗади, экологик һәм тарихи-мәдәни потенциалын ачыклауга, үстерүгә юнәлдерелде.
Чыганак – гимназия сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев