Минзәлә гимназиясе укучылары ТАТМЕДИА холдингында иҗат мөмкинлекләрен күреп кайтты
«Ялкын» журналы беренче тапкыр мәктәп медиаларының патриотик фестивален үткәрде.
Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 60 гариза кабул итеп алынган. Жюри әгъзалары, эшләрне карап, тикшереп чыкканнан соң, 20 яхшы дип табылган эшнең яшь журналистларын Татмедиа бинасына җыйды.
Фестивальнең финалына Минзәлә гимназиясендә чыгып килүче «Яшьлек» газетасы журналистлары да (җитәкчесе Гүзәлия Хамматова) чакыру алды. Укучылар өчен төрле мастер- класслар белән бергә Татмедиа бинасына мавыктыргыч экскурсия дә оештырылды. Укучылар бинаның 12 нче этажына күтәрелеп, «ТАТАР- ИНФОРМ» офисында журналистларның эше белән танышты, директор кабинетында булдылар. Ул үз оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде, журналистика турында кызыклы фактлар белән уртаклашты һәм үз эшендә объектив һәм намуслы булып калуның никадәр мөһим булуын раслады.

Балалар журналистлар эшчәнлегенең төрле аспектларын һәм карьера үсеше өчен мөмкинлекләрне тикшерделәр. Очрашу ахырында директор яшь журналистларга киләчәктә аларның командасында эшләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте, балаларны илһамландырды һәм аларның тырышлыклары шундый профессиональ мохиттә бәяләнә алачагын аңлатты.

Иң күңелле вакыйга булып Татарстан рәисенең матбугат җитәкчесе Лилия Галиеваның балалар белән дустанә мөнәсәбәттә очрашуы булды. Гимназия командасы 2026 елда беренче «Ялкын» мәктәп медиасы патриотик фестиваленең финалисты булды һәм журналистика, креативлык һәм медиаҗитештерү өлкәсендә югары казанышларын күрсәтте. Укучылар истәлекле сувенир, ә җитәкчеләре рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев