Минзәлә осталары Татарстанның чигелгән картасын Милли музейга тапшыруда катнаштылар
Бүген, халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстан Республикасының чигелгән картасын музейга тапшыру тантанасы узды.
Гөлчәчәк Габдрахманова, район мәдәният сарае директоры:
- Чарада Минзәлә районы картасын чиккән оста кызларыбыз, Югары Тәкермән мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе - Сахапова Миләүшә һәм мәктәп китапханәчесе - Юмаева Фәрүсә катнашты.
Юмаева Ф.Р. осталыкларын күрсәтеп, кунакларга чигү буенча мастер класс үткәрде.Тәҗрибә тулыландыру максатыннан, Сахапова М.Г. мастер классларда катнашты.Районыбыз данын яклап баручы кызларыбыз белән бик горурланабыз. Аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!Сәламәт булыгыз, иҗат чишмәгез саекмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев