Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә почтальоннары - чибәрләр һәм уңганнар

ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы,якташларыбызны 2025 елның беренче ярты елына «Минзәлә»-«Мензеля» гә яздыруда бик актив эшләгән почта хезмәткәрләренә бүләк өләшүне дәвам итәбез.

Илдус Шаһиев, ТМ ның Минзәлә филиалы баш мөхәррире, филиал җитәкчесе:

-Почтальоннарның бүләк алуында әле дә газета-журнал укуны ташламаган райондашларыбызның да өлеше бик зур. Редакция коллективы газетага язылган, укыган һәркемгә рәхмәтле. Үз чиратыбызда газетаны тагын да кызыклырак итү өчен бар иҗат потенциалын кулланачакбыз. Үз чиратыбызда газета бәясен арзан куярга омтылабыз. Декабрь башында газета бәясе тагын төшәчәк. «Кырык тартма» халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә газета бәясе 594 сум гына тора. Килеп язылыгыз.

Газетага яздыру шәһәрдә бигрәк тә киеренке. Урамнар зур, берәүнең дә урамның ике башында язылган кешеләргә газета ташып йөрисе килми. Шулай булгач, һәр йортта яшәүче язылса, почтальоннарга да рәхәт булыр иде.

Шушы шартларда да хезмәттәшлеренә үрнәк булырлык почтальоннар бар. Гөлбүләк Миншина, Людмила Гоникер, Зәнилә Яграшева октябрь аенда актив эшләүләре өчен безнең бүләкләрне алдылар. Рәхмәт аларга.

Декабрь аенда да тиражны күп итеп җыярлар дип ошанабыз, башка хезмәттәшләренең аларның үрнәгенә иярүләренә өметләнәбез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев