Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә район газетасын махсус хәрби операциядә катнашкан подразделенияләрдә укыйлар

Редакция коллективы, күпчелек минзәләлеләр кебек, гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.

(Илдус Шаһиев , Минзәлә-информ)

Без аш, чәй ясаучылар хакында язабы, үзебез исә медицина кирәк-яракларына даими акча җыябыз. Һәр коробкага үзебез чыгарган газета саннарын да куябыз. Моңарчы газета хакында җавап булмагач, күңел дә төшә башлаган иде.
Эдуард Ягафаров редакциягә чираттагы керүендә фронттагылар безнең газетаны сорауларын әйтте.
Без бик шат.
Ишетүебезчә, якташларыбыз туганнарына индивидуаль коробкалар тутырганда да посылкаларга газеталар куялар икән. Бик дөрес гамәл!
Мәгълүматның кәгазь версиясе һәрвакыт, һәркайда кирәк ул.


Сүз уңаенда, Эдуард Ягафаров президиум әгъзасы булып торган «Татарстан десантчылар союзы» җәмәгать оешмасы рәисе Юрий Суворов волонтерлар хәрәкәте турында Татарстан Рәисе алдындан хисап тотканда, Минзәлә волонтерлары эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев