Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә район Советының утырышында мөһим мәсьәләләр каралды

Утырышның беренче көн тәртибендә 2024 елның ун аенда районның берләштерелгән бюджет үтәлеше һәм 2025, 2026, 2027 елларга бюджет проекты буенча районның финанс һәм милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева сөйләде.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Район бюджеты ике юнәлештә тулылана: районда җыелган керемнәр һәм республиканың финанс ярдәме. Ун айга бюджет уңышлы үтәлгән.Аның төп өлешен физик затлардан керем салымы тәшкил итә. Аны җыю 107 процентка үтәлгән. Киләсе елга район бюджеты 1445 милион сум күләмендә планлаштырыла.


Икенче көн тәртибе буенча район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов чыгыш ясады. Ул башта районда кабул ителгән «Киләчәккә омтылыш» программасының үтәлеше хакында хисап тотты. Аның бу программаны 2025-2027 елларга озайту хакындагы тәкъдимен район Советы депутатлары хуплады.

Өченче көн тәртибе буенча районның баш архитекторы Владимир Петров чыгыш ясады. Ул ике авылның Генеральный планын кабул итү тәкъдиме белән чыкты.

Район Советы утырышын район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты.

Утырыш ахырында хезмәттәге казанышлары өчен берничә якташыбызны бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев