Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы Аю авылында 40 ел дәвамында физика һәм математика укыткан тыл ветеранын котладылар

Бүгенге көндә бәхетле әби балалары, оныклары һәм оныкчыклары кадер-хөрмәтенә төренеп яши



Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә районы Аю авылында Хәния Зиннур кызы Фәррахова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.   Әлеге күркәм дата белән аны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов килделәр. Тыл ветеранына ил һәм район җитәкчелегеннән котлау сүзләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хәния Зиннур кызы 1932 елның 19 октябрендә Мөслим районы Катмыш авылында туа.
1952 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлап, юллама буенча Минзәлә районы Аю авылына эшкә килә. Биредә математика һәм физика фәннәрен укыта. 40 ел педагогик стажга ия, пенсиягә чыккач та, мәктәптә эшләвен дәвам итә. Ире белән 4 бала тәрбияләп үстерә. Әбинең 7 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энкэйне котларга килучелэргэ гаилэбез исеменнэн зур рэхмэт эйтэбез.