Минзәлә районы Әтрәкле авылы кызы күршесен үлемнән коткарган
Әтрәкле авылы кызы Зәринә Гәрәйханова диплом алганчы ук Гиппократ антына тугрылыгын күрсәткән.
Әле яңа гына Чаллы медицина көллиятен тәмамлаган яшь белгеч Зәринә Гәрәйханова Әтрәкле авылында гомер итүче Алмаз Әхмәтовны үлемнән коткарган.
Аның күршесе Алмаз «Тойота раф-4» җиңел автомобилен ремонтлаганда бәлагә тарыган. Домкрат ычкынып китеп, машина астында калган. Алмаз кычкырып ярдәмгә кешеләрне чакырган. Шул чакта күршесе Зәринәләрнең тәрәзәсе ачык булган, ишетеп тиз генә йөгереп чыгып Алмаз янына ашыккан. Ул барып җиткәндә Алмаз аңында булмаган. Зәринә тиз арада йөрәк-үпкә реанинация чараларын башкарган, йөрәгенә массаж ясаган. Ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакырып, Чаллы шәһәренең БСМПсына җибәргән.
Шулай итеп яшь медик Зәринә күршесен үлемнән коткарган. Алмаз Әхмәтов терелгән, хәзер өендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев