Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов спорт мәктәпләренең киләчәге турында фикер алышты
Спорт объектларын даими йөреп чыгу барышында Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов ике спорт мәктәбе — «Юность» һәм «Олимп» җитәкчелеге белән очрашты.
Төп игътибар тренировка шартларын яхшырту, матди-техник базаны яңарту һәм спорт инфраструктурасын гомуми үстерү мәсьәләләренә юнәлтелде.
Яшь спортчылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, кадрлар әзерләүнең сыйфатын күтәрү һәм күнегүләр процессына яңа технологияләрне интеграцияләү перспективалары турында фикер алыштылар.
Айдар Салахов шулай ук «Юность» спорт мәктәбендә хоккейчыларның һәм «Олимп» спорт мәктәбендә теннисчылар һәм футболчыларның тренировка процессы белән танышты.
Бу инициативалар спорт белән шөгыльләнү һәм булачак чемпионнарны тәрбияләү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев