Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов хуҗалыклар буйлап эш сәфәрендә булды

Урып-җыю чоры — иң җаваплы чорларының берсе.

Шул уңайдан район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев, механизация буенча консультанты Илгиз Фәйрушин, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә хуҗалык басуларында булып басуларның торышына бәя бирделәр.

«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә чәчелә торган «Ноутилл» технологиясе белән чәчелә торган көзге бодай басуында булдылар, 62 гектарда чәчелгән көзге бодай басуының плюсы да, минусы да бар. Бу басуда «Ермолаевка» сортлы көзге бодай чәчелгән. Бу хуҗалык игеннәрне ике ел элек «Ноутилл» технологиясе белән үстерә башлады, яхшы гумус катламы барлыкка килсен өчен шактый эшләргә кирәк әле. Гомумән алганда. өметле күренә. 

«Заиковский» хуҗалыгының көзге бодай басуы бик яхшы күренә. Супер элиталы «Студенческая нива» сортлы көзге бодайны берсен 29 август көнне, икенчесен 30 август көнне чәчкәннәр, чәчкәндә гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы керткәннәр, язын тагы өстәмә тукландырганнар. Хуҗалыкның басулары бик чиста күрен, технология тиешенчә үтәлгән. Бу хуҗалыкта көзге бодай 500 гектарда чәчелгән, тиздән ягъни бер атнадан уракка керешәчәкләр. «Калморза» хуҗалыгының көзге рапс басуы да бик яхшы күренә, биредә рапсны атна ун көн эчендә суктырырга керешәчәкләр. 

Районда уракка комбайннар ныклап әзерләнә. Район буенча 47100 гектар игеннәрне суктырып алырга кирәк һәм уртача бер комбайнга 568 гектар йөкләнеш туры килә. Хуҗалыкларда техника әзерлеге яхшы, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә булачак. 

Шулай ук терлек азыгы хәзерләүне дә кулдан ычкындырмаска кирәк. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ 11 мең тонна урынына 12 мең тоннадан артык сенаж салып куйган. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 8 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән. «Кама беконы» ҖЧҖ дә бу күрсәткеч 5,3 центнердан артмый. Ә бу хуҗалыкның мөгезле эре терлекләре генә дә 20 мең баштан артып китте. Әлеге хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләү буенча хәл катлаулы. 

Быелдан башлап яңа федераль закон үз көченә керә, һәм җирләр өчен кадастр бәясенең 1,5 проценты күләмендә салым түләргә кирәк булачак. Шулай ук җирләре 2,5 гектардан арткан шәхси кешеләр КФХ яки ҖЧҖ булып теркәлергә тиешләр. Хәзер бөтен җирләрне Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы контрольгә алачак, салым да түләргә тиеш булачаклар. Хуҗалыклардагы һәр басуны ЕФГСка кертеп бетерергә кирәк. Әлеге системага кермәгән хуҗалыкларга субсидия бирелмәячәк. Җирләрен ҖЧҖ һәм КФХга арендага биргән кешеләргә дә 13 процент салым салачаклар.

Район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыкларда эшкәртелмичә яткан җирләрне әйләнешкә кертү һәм урман хуҗалыгына тапшыру буенча киңәшләрен бирде. Район хуҗалыклары территориясендә һәм авыл җирлекләрендә бер мең гектардан артык эшкәртелмичә яткан җирләр бар. Гомумән алганда һавада эленеп калган җирләр булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев