Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның Җиңү бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, минзәләлеләр!
Сезне ихтирам, хөрмәт, тетрәнү хисе белән илебезнең төп бәйрәме — Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!
Фашизмны тар-мар иткән, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта тынычлыкны саклап калган әби-бабаларыбыз батырлыгы алдында, сугыш кырларыннан кайтмаган батырлар алдында тирән рәхмәт хисләре белән баш иябез. Авыр сугыш, ачлык елларында туган җиребездәге басу-кырларда, завод-фабрикаларда көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл ветераннарына олы хөрмәтебезне, сугыштан соң илне торгызучыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Якташларыбыз Бөек Җиңүгә зур өлешләрен керттеләр. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Без сезнең батырлыгыгыз, рухи көчегез, туган илгә мәхәббәтегез, бердәмлегегез белән горурланабыз. Без бүгенге көндә Ватан сагында торучылар алдында баш иябез. Җиңү безнеке булачак!
Чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев