Минзәлә районы башлыгы ифтар ашы уздырды
Рамазан ае көндез ураза тоту белән генә түгел, кичке ифтар мәҗлесләре белән дә кадерле.
(Дильфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Ифтар ул гадәти ашау гына түгел. Безнең шәһәрдә гаилә һәм мәхәллә бәйрәме буларак та, район күләмендә зур чара буларак та уза.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов та һәр Рамазан аенда шәһәрнең мөселманнары өчен Минзәлә татар гимназиясе ашханәсендә авыз ачуны оештырды. Быел да анда районыбыз һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, имамнары, шәһәребез мөселманнары җыелган иде.
Ифтар ашына килүчеләрне сәламлап Минзәлә имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт хаҗи Садыйков Рамазан аеның чистарыну ае булуын, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудырылуын ассызыклап, ураза тотучыларга ихлас теләкләрен җиткерде. Ул үтемле вәгазь сөйләде, Коръән аятләрен укыды, илебезгә иминлек, бәрәкәт, тыныч тормыш сорап дога кылды.
Район башлыгы Айдар Салахов:
-Бу ифтар ашына оешкан төстә килгәнсез, монда шәһәребезнең Никольский соборы настоятеле Роман Храмутичев та катнаша. Безнең республика күп милләтле республика, безнең районда да 13 төрле милләт дус, тату, бердәм булып яши, безнең мөселманнарны хөрмәт титеп килгән өчен рәхмәт аңа. Православние динендәгеләрнең дә бөек посты бара, ул пост Рамазан ае белән бергә туры килде. Бу айларда аралашу күбрәк бер-береңә булдыра алганча ярдәм итәргә, бер-беребезнең традицияләрен хөрмәт итеп яшәү зарури. Яшьләрне тәрбияләп, дөньялар тынычлансын иде, безнең егетләребезгә түземлек, аларның сугыштан җиңеп, исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтуын һәм киләчәктә дә бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә язсын.
Роман Храмутичев:
— Хәзер безнең бөек пост бара, безнең православие динендәгеләр дә бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булып, башка диндәгеләр белән дә дус булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Әлеге бәйрәмгә чакыругыз өчен бик зур рәхмәт.
Ифтарга килүчеләр өчен мул табын әзерләнгән иде. Ифтар ашларын уздыруда иганәчеләр ярдәм итә. Шуңа табыннар мул итеп әзерләнә. Боларның барысы да диннең көчәюе турында сөйли. Ә бу-бик куанычлы күренеш. Ифтарда 90 нан артык кеше килгән иде, аларга гимназия хезмәткәрләре хезмәт күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев