Минзәлә районы башлыгының Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә
Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбызның чын характерын, тарихи асылын һәм көчен чагылдыра. Ә бөек Россиянең көче - аның халыкларының бердәмлегендә. Бүгенге көндә районда 13 милләт вәкиле яши һәм этник, мәдәни үзенчәлекләрнең төрлелеген, шулай ук үзара ышаныч, татулык һәм туганлык традицияләрен саклау безнең өчен аеруча зур әһәмияткә ия.
Әлеге бәйрәм халыкның бердәмлеге илебезнең чәчәк атуына һәм бәйсезлегенең нигезе булып хезмәт итүен искәртә.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны бәйрәм белән тәбрик итәм. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен!
Айдар Салахов, Минзәлә районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев