Минзәлә районы Бикбау авылы халкы пай җирләре өчен икмәк алды
Әлеге авыл кешеләренең пай җирләрен «Калморза» хуҗалыгы файдалана.
Әйтергә кирәк, «Калморза» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып үз пайчыларына икмәк өләшә башлады.
Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина хәбәр иткәнчә, кичә, 3 август көнне, 1002 ц ның яртысын инде өләшкәннәр. Кичә ала алмаганнар өчен икмәк бүген тагын кайтачак. Пай җире өчен икмәк алырга теләмәгәннәр акчалата алырга мөмкин.
«Калморза» хуҗалыгынна икмәк Камаз автомашиналары белән авыл үзәгенә алып кайтып бушатыла. Авыл халкы аны тиз арада капчыкларга тутырып, үлчәп үз хуҗалыкларына алып кайтып китә.
Марсельеза Авзалова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев