Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы делегациясе Автокалада якташлар очрашуында катнашты

Алдагы елларда, Яр Чаллыда гомер итүче якташлар өчен мондый очрашулар үзебезнең көч белән генә үткәрелә иде. Быел исә, яңа форматта — Зәй районы мәдәни хезмәткәрләре белән бергәләшеп оештырылды.


Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Районыбызның мәдәни делегациясе Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Якташлыкка чикләр юк», дип аталган чарада катнашты.

Районыбыз туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган республика, ил тарихында үз якты эзен калдырган якташларның фотолары белән экспозиция чарага килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Очрашуның концерт өлешенә килгәндә, зур сәхнәдән килгән якташларны Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Винер Харисов һәм Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән бергә районыбыз мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Гөлназ Мордвинова сәламләде.

Казанда яшәп иҗат итүче легендар якташыбыз, Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Маликовның сәхнәгә чыгуы тамашачылар өчен көтелмәгән сюрприз булды.

Үзебезнең район делегациясеннән яшь талантлар Артем Рогут, Рамазан Фәхразиев, Латифа Сәлимова, мәдәният сараеннан «Сердәш» вокаль ансамбленең, Айгөл һәм Рифнур Кәбировларның, Регина Петухованың чыгышлары тәкъдим ителде.

Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз да үз номерларын бүләк иттеләр. Райондашыбыз шагыйрәбез Сәхия Федотованың кызы Лилия Тарханова җитәкчелегендәге «Земляничка» ансамбле, якташыбыз Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецовның ялкынлы чыгышлары бәйрәмне бизәделәр. Чыгышы белән Түбән Тәкермәннән булган Фәридә Сәхәбиеваның Зәй районы Имәнлебашка багышлап башкарган җыры ике район арасында дуслык элемтәсенә ишарә булды, күрәмсең. Заманында Минзәлә өязенә караган, хәзер Тукай районы составына керүче Калмаш авылында туган Кәүсәрия Ямалиева да сәхнәдән шигырь укыды.

Сәхнәдә зур экраннардан инде мәрхүм булган, заманында Яр Чаллы шәһәре, КамАЗ төзелешенә үз өлешләрен керткән минзәләлеләрнең исемнәре күрсәтелде. Очрашуны алып барган легендар сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева: «Әгәр дә бу исемлектә төшерелеп калдырылган исемнәр булса, безнең белән элемтәгә керегез», дип мөрәҗәгать итте.

165 кешелек делегация белән килгән зәйлеләрнең чыгышлары, әлбәттә, концертка килгән беркемне дә битараф калдыралмады. Шул ук вакытта бәйрәмнең махсус кунагы, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов: «Безне уртак тамырлар берләштерә, заманында Зәй дә Минзәлә өязенә караган», дип кат-кат искәртте.

акцент

Чарада Яр Чаллыда якташлыкның яңа җитәкчесе дә билгеле булды. Мәрхүм Юрий Гарнышевтан соң әлеге миссияне үз өстенә «Энергетик» мәдәният сараенда кадрлар бүлеген җитәкләүче Лилия Абдульминова алган. Әтисе, Фәрит Хаҗи улы Әхмәтов, тумышы белән Колыш авылыннан, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районыбызның Ленин исемендәге, «Кама», «Ярыш» колхозларында, баш зоотехник, парторг, председатель булып хезмәт куйган. Әнисе, Лидия Федоровна Әхмәтова (Казакова), Кадрәктә туган, РСФСР ның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы. Хәзерге көндә алар Боерган авылында торалар. Ә Лилия Фәрит кызы үзе Холодный Ключ авылында дөньяга килгән, әтисе ул вакытта анда зоотехник булып эшләгән.

«Тормыш һәм хезмәт юлым Яр Чаллы белән бәйле булса да, үземне Минзәлә кызы, дип саныйм. Юрий Арсентьевич эшен уңышлы дәвам итәргә язсын иде», дип билгеләп үтте ул сәхнәдә һәм сувенир буларак районыбыз делегациясенә шәмаил бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев