Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы делегациясе Петропавлда татар мәдәниятен тәкъдим итәчәк

Минзәлә районы делегациясе Казахстанның Петропавл шәһәрендә узучы Сабантуй бәйрәмендә катнаша.

 

Бәйрәмгә әзерлек кызу темпта бара: делегация әгъзалары мәйданны тәртипкә китерә, территорияне бизи һәм татар милли йортын әзерли. Экспозициянең һәр элементы кунакларны татар халкының бай мәдәни мирасы белән таныштыру максатыннан җентекләп уйланылган.

Сабантуйда минзәләлеләр татар халкының көнкүрешен, милли бизәлешен, гореф-гадәтләрен һәм һөнәрчелек традицияләрен тәкъдим итәчәк. Кунаклар өчен милли ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре үткәреләчәк, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре күрсәтеләчәк, шулай ук татар халкының мәдәнияте, йолалары һәм кунакчыллыгы турында сөйләнәчәк.

Бүген бәйрәмдә катнашучылар генераль репетиция үткәрә, ә иртәгә төп бәйрәм чарасы узачак.

Делегация әгъзалары әйтүенчә, Казахстанда татарларны һәрчак җылы һәм зур хөрмәт белән каршы алалар. Биредә татар мәдәниятен ихтирам итәләр, милли традицияләр белән кызыксыналар һәм кунакларны ачык күңел белән кабул итәләр. Катнашучылар  Сабантуй дуслыкны, бердәмлекне һәм милли гореф-гадәтләрне саклауны чагылдырган матур бәйрәм булачак дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев