Минзәлә районы федераль кыр көнен кабул итә
Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашындагы чара 2 көн дәвам итәчәк
«Кама Беконы» ҖЧҖ мегафермасында терлек азыгы җитештерү буенча федераль кыр көне уза. Бөтенроссия масштабындагы чараны «Сөт институты» ҖЧҖ оештырды.
Сәламләү сүзендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов кунакларны районның тарихы, бүгенге социаль-икътисади үсеше белән таныштырды. Инвесторларның, шул исәптән «Кама Беконы» ҖЧҖнең терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте:
— Районга ике эре инвестор («Кама Беконы» ҖЧҖ, «Август-Минзәлә» ҖЧҖ) килү, шулай ук урта хуҗалыкларның планлы эшләве нәтиҗәсендә терлекчелек тармагы буенча бездә уңай нәтиҗәләр бар, узган елда 115 мең тоннадан артык сөт җитештерелде. Көнлек сөт җитештерү 374 тонна тәшкил итә, чагыштыру өчен, 8 ел элек 50 тонна сөт иде.
Айдар Салахов район урта уку йортларында яшь белгечләр әзерләү мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтте.
Федераль көндә катнашучыларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «Кама Беконы» н гамәлгә куючы Илдар Галәветдинов, Сөт институты директоры Татьяна Нагаева сәламләде. Министрлык сәгате эшендә РСПМО Директорлар советы рәисе, Россельхознадзорның Иҗтимагый советы рәисе Людмила Маницкая, «Дейриньюз.ру» хуҗасы Сергей Блюма, «Расрапс» Ассоциациясе генераль директоры Сергей Тучин катнаштылар.
Чарада авыл хуҗалыгы тармагында инновацияләр күргәзмәсе оештырылды, иң мөһиме, аграрийлар үзара тәҗрибәләре белән уртаклаша алдылар. «Кама Беконы» генераль директоры Ленар Салахов, предприятиенең агропланнары һәм инвестицион стратегиясе турында сөйләгәндә, ферма эшендә ясалма интеллект куллану нәтиҗәләренә игътибар юнәлтте. «Кама Беконы» ҖЧҖенең үсемлекчелек буенча консультанты Айрат Идрисов үсемлекчелектәге технологияләр һәм инновацияләр турында, ә башкарма директор Илдус Тәхәвиев эре мөгезле яшь терлекләр үстерү һәм биоиминлек турында сөйләде.
Үз тәҗрибәләре белән «РМ Агро» Директорлар советы рәисе Игорь Барингольц, «Август-Агро» ҖЧҖ генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Наталья Козлова, «Красный Восток» ДК генераль директоры Адель Хәйруллин, «Монокорм» СПССК җитәкчесе Алексей Леонтьев уртаклаштылар.
Чарада чит ил вәкилләре дә катнаша — Россиядә һәм БДБ илләрендә Пёттингер директоры Манфред Холлер (Австрия), Mediterranea Sementi хуҗасы Фьоренцо Коцци һәм AFAU (Испания) хуҗасы Луис Кальво. APEHF печән һәм азык җитештерүче-экспортерлар ассоциациясе генераль директоры Сергей Гонтарь Бөтендөнья ясалма киптерү азыгы базары белән таныштырды.
Бай эчтәлекле мәдәни программа әзерләнде — бигрәк тә кунакларга район мәдәният сарае артистлары һәм Минзәлә районы авылларыннан үзешчән башкаручыларның чыгышлары бик ошады.
Чара иртәгә дә дәвам итәчәк, безнең белән калыгыз. Видеороликлар һәм фоторепортажлар белән безнең ВК һәм МАКС тагы төркемнәрдә таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев