Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре 51 мең тоннадан артык ашлык суктырып алды

Районыбызда 4 августка 51170,36 тонна ашлык җыеп алынган.

Минзәлә игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның барлык мәйданның 33,4 процентын сугарга өлгерде. Район буенча барысы 15367 гектар җирдә көзге бодай үстерелгән, шуның 10747 гектары суктырып алынды. 4 нче августка район буенча көзге бодайдан уртача уңыш 47,6 центнер тәшкил итте. Районда иң күп ашлыкны «Кама беконы» ҖЧҖ - 13948 тонна, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы — 10487 тонна, «Калморза» хуҗалыгы — 10161 тонна суктырдылар.

Районда һәр гектардан иң югары уңышны «Калморза» хуҗалыгы ала, аларда гектар күәте — 64,4 центнер. Алардан аз гына калышып «Туган як» агрофирмасы игенчеләре били, әлеге хуҗалыкта көзге бодайдан уртача һәр гектардан 63,6 центнер уңыш алдылар. 

Районыбызның фермерлары көзге бодай үстермәделәр, фәкать «Полянка» КФХсы гына көзге бодай чәчкән иде. Әлеге КФХ 98 гектарда көзге бодай урагын тәмамлап куйды. Кичә районыбыз кырларында 30 комбайн эшләде.

Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районында комбайнчыларга премия бирү шартлары расланды

Фото редакция архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев