Минзәлә районы игенчеләре язгы чәчү кампаниясенең ахырына якынлашалар
20 процент чәчәсе калды
Районыбыз хуҗалыкларында 13703 гектарда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчелде. Бөртекле һәм техник культураларны 20 процент мәйданда гына чәчәсе калды, «Калморза» хуҗалыгы, «Кама беконы» ҖЧҖ һәм берничә КФХ берьеллык үләннәрне чәчүне төгәлләделәр. «Калморза» −850, «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе — 600, «Август-Мензелинск» хуҗалыгы игенчеләре 4453 гектарда рапс чәчеп куйдылар. Районыбыз хуҗалыкларында барысы 3121 гектар көнбагыш чәчелде. «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы эшчәннәре әлегә чөгендер чәчүне 94 процентка үтәделәр. «Дәүләтов» КФХсы 80 гектарда бәрәңге утыртты. Районыбыз хуҗалыклары үсемлекләрне тәрбияләү эшләренә керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев