Минзәлә районы игенчеләре язгы чәчүнең экватор сызыгына җиттеләр
12 нче майга барлыгы 21369 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде.
Солы — 88, борчак — 44, арпа — 6397, рапс — 5108, сабан бодае 3636 гектарда җир куенына иңдерелде. «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, «Туган як» агрофирмасы,шәхси эшмәкәр Артур Гафуров иртә сабан культуралары чәчүне төгәлләде. «Август-Мензелинск» хуҗалыгы 4453 гектарда рапс чәчүне төгәлләде, бераз соя чәчте. «Калморза» хуҗалыгы да җитен чәчүне төгәлләде. «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы 1915 гектар да шикәр чөгендере чәчте, тагы шуның чаклы чәчәсе калды. Көнбагыш чәчү дәвам итә, көнбагыш чәчүне «Заиковский» төгәлләде. «Кама беконы» ҖЧҖ игенчеләре 480 гектарда силос өчен кукуруз чәчеп планны 24,2 процентка үтәде. Чәчелгән мәйданнарда шытымнар яхшы, җирдә дым көннән—көн кими. Хәзер сабан культураларын тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмалау иң кирәкле чара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев