Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Калморза хуҗалыгында эшләүче студентларга 70 мең сум хезмәт хакы түләячәкләр

Әлеге хуҗалыкка ел саен студентлар үз теләкләре белән эшкә урнаша.

«Эше дә кызыклы, хезмәт хакы да яхшы», – диләр студентлар. Хәзерге вакытта Рузил Вәлиев, Азат Шәрәфиев, Гаяз Нуриев, абыйлы-энеле Фидел һәм Камил Давыдовлар территорияне тәртипкә китерәләр, чүпләрдән арындыралар. Давыдовлар Мәскәүдә торалар, каникулга Бикбау авылына кайтканнар. Алар шул авылдан Калморзага эшкә килеп йөриләр.

Студентларга айга 70 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. 

Студентларның эшен склад мөдире Әхәт Рәхимов контрольдә тота һәм яшьләргә киңәшләрен бирә.

Калморза хуҗалыгындагы урып-җыю эшләре хакында тулырак «Минзәлә» район газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев