Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Куян авылы юлсызлыктан котылачак

Соңгы елларда безнең илдә федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары төзелешенә зур игътибар бирелә.

М-12, Мәскәү – Казан автомобиль юллары, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узучы автомобиль юлы участоклары төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Быел Яр Чаллы шәһәренең ТЭЦыннан башлап Башкортостан республикасы чигенә кадәрге автомобиль юлын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Марат СӘМИГУЛЛИН, «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы директоры:

–Җәйге төзелеш сезонына әзерлек башланды. Шушы көннәрдә чокырларны кайнар асфальт-бетон белән ямау эшләренә тотындык. 2025 елда Минзәлә районында түбәндәге автомобиль юлларын ремонтлау эшләре башкарылачак: «Минзәлә шәһәрен әйләнеп үтү»– 4,4 км (объектны 2026 елда тапшыру каралган), «Иске Матвеевка – Николаевка – Рус Каран» – 3,5 км (2025 елда тапшыру), М-7 «Идел» – Иске Иркәнәш – Татар Мөшегес» – 2 км (2025 елда тапшыру), «Куян авылына керү юлы» –  4,035 км (2025 елда тапшыру).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев