Минзәлә районы вәкилләре казахстанлылар өчен масштаблы бәйрәм үткәрәчәк
Җаваплы затлар Сабантуйга әзерлек стадиясен тикшерделәр.
Алдарак хәбәр иткәнчә, Минзәлә районы делегациясе Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуй үткәрүдә катнаша.

Бәйрәм якшәмбе көнне, 26 июль көнне булачак. Дәрәҗәле кунаклар көтелә. Районыбыз делегациясе милли традиция үрнәкләрен күрсәтәчәк, уеннар оештырачак. Бүген район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев Сабантуйга әзерлек белән таныштылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация дә Сабантуйга әзерлек эшләрен контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев