Минзәлә районы хуҗалыклары арасында «Кама беконы» на тиңнәр юк
Районыбыз хуҗалыкларында азык хәзерләү техникасын, азык тараткычлар һәм азык саклагычларның 2026 ел сезонына әзерлеге буенча конкурс узды.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны — «Кама беконы» ҖЧҖ алды, икенче урынны — «Заиковский» хуҗалыгы яулады, ә өченче урынга «Калморза» хуҗалыгы чыкты.
Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң Сабантуй бәйрәменә дә ерак калмый. Ә бәйрәмнәрдән соң яки аңа чаклы да печәнгә, күпьеллык үләннәрне чабарга керешәчәкбез. Тулы куәтенә терлек азыгы хәзерләү эшләре башланып китә. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү агрегатларын карап, төзәтеп кую эшләре бара.
— Терлек азыгы әзерләү өчен район хуҗалыкларында урып-җыю техникасы җитәрлек күләмдә бар, — ди Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков. Яхшы дәрәҗәдә әзерлекле кадрлар белән тәэмин ителгән, азык җыю комбайннарында квалификацияле, алдынгы, тәҗрибәле механизаторлар эшләячәк.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген комиссия җитәкчесе Фаннур Зарипов («„Элита“ баш нәсел предприятиесе» АҖнең генераль директоры), аның Минзәлә районындагы җитәкчесе Евгений Куприянов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, идарәнең механизация буенча консультанты Илгиз Фәйрушин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтү Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү җитәкчесе Ринат Гильманов бәяләде.
Сан. Район буенча хуҗалыкларда 21 азык хәзерләү комбайны, 15 үзйөрешле чапкыч, 42 тагылма чапкыч, 10 теземнәргә сала торган ургыч, 40 пресс-подборщик, 20 тырма, 15 печән әйләндергеч, 20 чүмәлә тарттыргыч, 60 тагыла торган арба ,11 төргәкләрне ташый торган арба бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев