Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы хуҗалыкларында чәчү төгәлләнү алдында

Район хуҗалыкларында барысы: арпа — 6423, сабан бодае — 8893, борчак — 84, солы — 88, шикәр чөгендере — 3830, рапс — 7229, көнбагыш — 4264, бөртек өчен кукуруз — 300, силос өчен кукуруз — 3816, берьеллык үләннәр 2517 гектарда чәчелде.


Районыбыз хуҗалыкларында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны, силос өчен кукурузны чәчү тәмамлану алдында, хәзер уҗымнарны тамырдан һәм яфрак аша тукландыру эшләре дәвам итә. «Дәүләтов» КФХсы 110 гектар бәрәңге утыртты, аш чөгендерен — 40 гектар, кәбестә һәм кишерне 10 гектар чәчеп куйды. «Кама беконы» ҖЧҖ һәм «Август-Мензелинск» ҖЧҖ терлек азыгы культураларыннан яшел массаны базларга сала башладылар һәм 3438 тонна сенажны базларга салдылар.

Шулай ук кырларны чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы химикатлар белән эшкәртү дә бара.

«Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында − 703 гектар сабан бодае һәм орлык өчен гәрчичне 190 гектар, «Ильнур» КФХсында — 76 гектар сабан бодае, «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә — 666 гектар рапс, шәхси эшмәкәр Шереметьевның — 100 гектар карабодай, «Август-Мензелинск» ҖЧҖдә 170 гектар соя чәчәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев