Минзәлә районында 15 процент язгы культураларны чәчәсе калды
Районыбыз хуҗалыкларында 14003 гектарда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчелде.
Бөртекле культураларны бары тик 15 процент мәйданда гына чәчәсе калды. Барысы 29711 гектарда язгы чәчү үткәрелде, бу планда каралганның 84,5 проценты дигән сүз. «Дәүләтов» КФХсы 60 гектарда төрле яшелчәләр чәчте, 80 гектарда бәрәңге утыртты.
«Заиковский», «Август-Мензелинск» ҖЧҖ механизаторлары рапс чәчүне төгәлләделәр. Шушы көннәрдә «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре дә рапс чәчүне төгәлләячәкләр. «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре 350 гектарда җитен чәчеп куйдылар. «Мензелинские зори» агрофирмасы эшчәннәре шикәр чөгендерен чәчүне иртәгә тәмамларга планлаштыралар.
Районыбыз хуҗалыклары үсемлекләрне тәрбияләү эшләренә керештеләр. 18 май көнне районыбыз кырларында 12 чәчү агрегаты эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев