Минзәлә районында 23657 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган
Язгы чәчү — елның иң җаваплы чорларының берсе.
Район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә хуҗалык басуларында булдылар. Алар кыр эшләренең барышын урында тикшерде һәм чәчү кампаниясе белән якыннан танышты. Эш сәфәре кысаларында алар «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, «Заиковский», "Калморза«хуҗалыклары кебек эре хуҗалыкларда булдылар.
«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә «Ноутилл» технологиясе белән чәчелгән арпа басуында булдылар,1200 гектарда чәчелгән арпа басуын карадылар. Бу басуда «Раушан» сортлы арпа чәчелгән. Болай тишелеше яхшы күренә.
«Заиковский» хуҗалыгының арпасы бик яхшы тишелеп чыккан, басуы бик яхшы күренә. «Август-Мензелинск» хуҗалыгының арыш басуы бик яхшы. Бу хуҗалыкта 434 гектар арыш сенаж салу өчен чәчелгән.
Районда чәчү кампаниясе тулы куәтенә бара. Минзәлә районында бүгенге көндә 23657 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылган. Бу күрсәткеч чәчү кампаниясенең мөһим нәтиҗәләреннән берсе булып тора һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең план нигезендә, тотрыклы рәвештә баруын раслый. Игенчеләр оешкан төстә, югары җаваплылык белән җитештерүчән хезмәт куялар.
Аннары алар «Мензелинск-бройлер» ҖЧҖдә һәм Югары Тәкермән авыл җирлеге территориясендә булып 21 нче май көнне булачак республика семинарына әзерлек мәсьәләләрен тикшерделәр.
Район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыкларда эшкәртелмичә яткан җирләрне әйләнешкә кертү һәм урман хуҗалыгына тапшыру буенча киңәшләрен бирде. Җирлек башлыкларына ике айлык чистарту чорында юл буйларын тәртипкә китереп, багана төпләрен чистартып бетерергә кушылды. Район башлыгы вариссыз калган мөлкәтләрне —җир участокларын, капиталь төзелеш объектларын, бина һәм өйләрне контрольгә алып хуҗаларын табып барларга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев