Минзәлә районында яшәүчеләр салым түләүгә бик җаваплы карыйлар
30 ноябрьгә җир, милек һәм транспортка саналган салымның 45 проценты түләнгән инде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
2023 ел өчен минзәләлеләр әлеге өч төр милек өчен 53 миллион салым түләргә тиешләр. Бу былтыргыдан өч миллион сумга күбрәк.
Әлегә иң актив түләүчеләр — Аю, Әтрәкле, Яңа Маҗын, Иркәнәш, Урыс, Тауасты Байлар, Юшады авыл җирләрендә яшәүчеләр- 51,4 — 68,1 процент.
Транспорт ияләре өчен иң зур сумма саналган- 33651 мең сум. Билгеле инде, шәһәрдә егерме миллион сумнан артык. Югары Тәкермән, Коноваловка, Хуҗамәт, Тауасты Байлар җирлекләрендә яшәүчеләрдә дә техника күп икән.
Исегезгә төшерәбез, салым түләүнең соңгы көне — икенче декабрь.
Шушы вакытка кадәр кергән салым акчасын гына быелгы хуҗалык елында файдаланып була. Димәк, төзекләндерүгә кагылышлы район бюджетындагы сумманы нәтиҗәле тотып булачак.
Шуңа бу көннәрдә салым түләү буенча активлыкны тагын да күтәрсәк иде.
Кызыклы факт: Татарстан буенча да әлеге өч төр салым былтыргыдан күбрәк. Җәмгысе 9,6 миллиард сум тәшкил итә.Транспорт салымы да иң зурысы- 5,1 миллиард.
Быел акчалы кешеләр банктагы кертемнәреннән дә салым түлиячәк. Депозиттагы акчалардан процент кереме 150 мең сумнан артмаса түлисе түгел.
Бу төр салымның Татарстанда 3 миллиард сумга җитүе әйтсәк, банкларда күпме акча барлыгын санап чыгарырга буладыр..
Бик әйбәт, байлар күбрәк булган саен бюджет кертеме арта бит. Акчаларын яшерүчеләрне барыбер ачыклыйлар, тоталар.
Шуңа салымны түләргә һәм тыныч йокларга!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев