Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында «Иманлы гаилә — дәүләт терәге» чарасы үткәрелде

Казаннан кунаклар катнашында узган районкүләм чарада мөхтәрәм мөселман гаиләләрен билгеләп үттеләр

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Аю авылы мәчетендә «Иманлы гаилә — дәүләт терәге» дип аталган чара үтте. Әлеге чара район район җитәкчелеге, мөхтәсибәт, ветераннар советы каршындагы «Мәдәни җомга» клубы тарафыннан «Ак калфак» оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессының Минзәлә бүлеге катнашында үткәрелде һәм Гаилә елына багышланган иде.

Мәҗлескә килүчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков, район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов сәламләделәр.

— Аюда яңа мәчетнең әле рәсми ачылышы булмаса да, аның инде авыл һәм район файдасына хезмәт итүе сөендерә, — дип билгеләп үтте Рәмзил хәзрәт.

— Районыбызда барлыгы барлыгы 30 мөгаллимә бар, аларда 366 шәкерт белем ала, шуларның 94 — яшьләр. Шәһәребез мәчете һәм авылларда (аеруча Тупач, Дәвек, Хуҗәмәт, Түбән Тәкермәнне мисал итеп китереп була) балалар өчен ялларда рухи-сәламәтләндерү үзәкләре оештырыла, — дип Минзәлә районында дини белем бирүнең ничек оештырылуы белән мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхертдинова таныштырды.

Районыбыздан 29 мөслимә Казанның «Апанай» мәчете тарафыннан оештырылган онлайн-курсларда белем алып, шулар буенча сынаулар тапшырган иде. Чараның мәртәбәле кунагы Казан ислам университеты дини фәннәр кафедрасы доценты, ТР «Иман» ММҮ җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров әлеге ханымнарга сынауларны уңышлы тапшырулары турында сертфикатлар тапшырды.

Шулай ук Нияз хәзрәт мәҗлес барышында гаилә кыйммәтләре турында үтемле вәгазь сөйләде һәм дин тотучыларның сорауларына җавап бирде.

Чарага кунак итеп районыбызның мөхтәрәм мөселман гаиләләре: Аю авылы имам-хатыйбы Рәфкать хәзрәт Ялалов һәм аның тормыш иптәше Равилә ханым, Бикбау авылы имам-хатыйбы Зөфәк хәзрәт Нигъмәтуллин һәм аның тормыш иптәше Нурия ханым, Наратлы-Кичү авылыннан Флүр һәм Гөлзар Зәкиевлар, Яңа Мәлкәннән Нуриман хәзрәт Гыйләҗев һәм аның тормыш иптәше Зөләйха ханым чакырылган иде. Алып баручылар кыскача һәр гаиләнең тормыш юлы һәм бүгенге көндә иҗтимагый тормышта уйнаган рольләре белән таныштырдылар, аларга район мөхтәсибәте исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды (төп фото).

Чарада дини темага кагылышлы эчтәлекле шигырьләр укылды, ә районның «Мөшеге чишмәләре» халык фольклор ансамбле Мөшеге авылының остабикәсе, шагыйрә, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Ханова иҗат иткән «Ак калфак» мөнәҗәтен башкарды. 

Шулай ук Рәфкать хәзрәт Ялалов һәм Аю авылының уңган мөслимәләре тырышлыгы белән мул табын да әзерләнгән иде. Рәфкать хәзрәт авылдашларны якынлашып килүче Изге Рамазан аенда үткәреләчәк авыз ачу мәҗлесләренә дә чакырып калды.

«Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән мәҗлес булды бүгенге очрашу. Күпме рухи азык алды мондагы халык. Әлеге чара катнашучыларны тәкъвалык, чисталык, эчкерсезлеге белән җәлеп итте.
Чынлыкта, күңелләренә ял алып киттеләр, бер дулкында тибрәлеп, шуның эчендә яшәп алды монда катнашкан халык.
Минзәләдә белемгә омтылучы, 
гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, матур итеп көн күрә белүче халык яши, икәненә инандык. Бу хакта шулкадәр күпсанлы мөслимәләрнең (республика районнары буенча иң югары күрсәткеч) имтиханнарны уңышлы тапшыруы да сөйли», дип үз тәэсирләре белән уртаклашты әлеге чараны оештыруда катнашкан Казаннан килгән кунагыбыз, әлеге үзәкнең оештыру эшләре буенча җитәкче ярдәмчесе Гөлнира Абдрахманова.

Казаннан килгән телевидение журналисты Мөршидә Җиһан видеога төшерде. Шулай ук мәҗлескә кунак буларак Тукай районыннан Җәүдәт хәзрәт Харрас та килде.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев