Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында иртә сабан культуралары чәчүнең 26,4 проценты төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларның 26,4 проценты чәчелгән.

Район буенча арпа — 3072 (47,2 процент), солы — 50 (36,2процент), сабан бодае 1330 (13,4 процент) гектарда җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс 3326 гектарда чәчелде. «Август-Мензелинск» ҖЧҖнең 3326 гектар рапс чәчеп, планны 74,7 процентка үтәде. «Калморза» хуҗалыгы 680 гектарда көнбагыш чәчеп, планны 67,3 процентка үтәде. «Мензелинские зори» агрофирмасы игенчеләре 300 гектарда шикәр чөгендере чәчте. Район буенча барлыгы 41620 гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланган. 6 май көнне районыбыз кырларында 21 агрегат эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев