Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында «Калморза» һәм «Илнур» хуҗалыклары арпа урагына керештеләр

Районыбызда 5 августка 57 367 тонна ашлык җыеп алынган.

Минзәлә игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның барлык мәйданның 36,8 процентын сугарга өлгерде. Район буенча барысы 15367 гектар җирдә көзге бодай үстерелгән, шуның 12170 гектары суктырып алынды. 5 нче августка район буенча көзге бодайдан уртача уңыш 47,1 центнер тәшкил итте.

Районда иң күп ашлыкны «Кама Беконы» ҖЧҖ — 15 740 тонна, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы — 11 249 тонна, «Авгус» хуҗалыгы 11 652 тонна суктырдылар. 

Районыбызның вак-төяк фермерлары көзге бодай үстәрмәделәр, фәкать «Полянка» КФХсы гына көзге бодай чәчкән иде. Әлеге КФХ 98 гектарда көзге бодай урагын тәмамлап куйды.

4 август көнне  районыбыз кырларында 30 комбайн эшләде.

«Калморза» һәм «Илнур» хуҗалыклары арпа сугарга керештеләр, бер көндә 225 гектарда уңыш җыеп алынды.
«Илнур» хуҗалыгында арпа рекордлы уңыш бирә әлегә — 44,2 центнер.

Көзге бодай уңышын «Әнәк» хуҗалыгының «Мөшеге» бүлекчәсе җыеп бетерде, гектар уңышы фәкать 23,4 центнер тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев