Минзәлә районында комбайнчыларга премия бирү шартлары расланды
Билгеләнгән ашлык суктыру нормасын үтәгән комбайнчыларга 5 мең сум күләмендә премия биреләчәк.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов «Уңыш-2026» кампаниясе кысаларында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны премияләү турында боерыкка кул куйды. Документ хезмәтне стимуллаштыру һәм урып-җыю чорында югары нәтиҗәләргә ирешүгә комбайнчыларның кызыксынуын арттыру максатыннан кабул ителде.
Расланган шартлар буенча, билгеләнгән ашлык суктыру нормасын үтәгән комбайнчыларга 5 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Норма комбайн маркасына карап түбәндәгечә билгеләнгән:
«Лексион», «Торум» — 1500 тонна;
«Нью Холанд», «Джон Дир», «Тукано» — 1300 тонна;
«Акрос», «Палессе» — 1000 тонна;
«Дон-1500», «Вектор» — 800 тонна;
«Нива», «Енисей» — 500 тонна.
Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районында алдынгы механизаторларга әлеге премияләрне тапшыру алдагы елларда да оештырылган иде.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев