Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында кыр көнендә агродрон эшен күрсәттеләр һәм агрокласслар тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

«Сөт институты» ҖЧҖ экспертлары Минзәлә районы һәм «Кама Беконы» ҖЧҖ тарафыннан федераль чараны оештыру һәм үткәрү буенча башкарылган эшне югары бәяләделәр

Татарстан Республикасы Минзәлә районының Коноваловка авылында узган Федераль чараның соңгы көне кырда техника эшен күрсәтүдән башланды.
Катнашучылар терлек азыгы әзерләүнең тулы циклын PÖTTINGER, KRONE, KRMZ һәм башка маркалардагы техника эшләре мисалында реаль вакыт режимында күрә алдылар.

Шулай ук «РОСА» ҖЧҖ алып килгән агродрон чәчүлекләрне корткычлардан сиптерү эшен дә күрсәтте.

Кырдагы практик өлештән тыш, аграр тармакның әйдәп баручы экспертлары катнашында секцияләр дә дәвам итте. Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе директоры Ольга Ильина аларның гомуми белем бирү мәктәбендә «Агрокласс» проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үз чыгышында ул әлеге проект кысаларында инвестор — «Кама Беконы» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итү 1 нче урта мәктәптә балаларны аграр тармак һөнәрләренә өйрәтү өчен барлык технологик шартлар тудырырга мөмкинлек бирде, дип сөйләде.

— Бизнес өчен бу бик тә файдалы, чөнки алар киләчәктә үзләренә эшкә барачак белгечләр әзерлиләр, — дип билгеләп үтте Ольга Ильина. Үзенең чыгышыннан соң ул шулай ук зур булмаган интерактив оештырып, чарада катнашучыларның агрокласслар турындагы белемнәрен тикшерде. Дөрес җавап бирүчеләргә 1 нче урта мәктәпнең сувенир значокларын тапшырды.

Экспертлар чыгышыннан соң сәхнәгә Минзәлә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков күтәрелде. Ул «Сөт институты» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Нагаевага федераль чараны уздыру мәйданчыгы итеп Минзәлә районын сайлаганы өчен рәхмәт белдерде, аңа район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хатын һәм татар милли тәм-томы — чәк-чәк тапшырды.

Үз чиратында Татьяна Нагаева «Минзәлә-информ» га биргән интервьюсында Россиянең 47 төбәге һәм 3 ил вәкилләре катнашында федераль кыр көнен оештыру өчен Минзәлә районы һәм «Кама Беконы» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган эшне югары бәяләде.

— Татарстанда һәрвакыт башкаларга үрнәк булырлык инновацион алымнар гамәлгә кертелә. Минзәлә районында да ике көчле инвестор — «Август» һәм «Кама Беконы» тарафыннан масштаблы инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Бүген «Кама Беконы» мисалында биредә яшьләр эшләвен, алдынгы технологияләр кулланылуын күрәбез, — диде.

Алдагы көндәге кебек үк, чарада катнашучыларны тукландыру югары дәрәҗәдә оештырылды, район мәдәният сарае артистлары, үзешчән сәнгать осталары бай мәдәни программа тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев