Минзәлә районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Минзәлә районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча Миграция пункты вәкиле Гөлсинә Клещевникова чит ил гражданнарын район территориясендә булу кагыйдәләре белән таныштырды: — Бүгенге көндә Беларусьның 1 гражданы үзенең хокукый хәлен легальләштерде һәм 6 Үзбәкстан гражданын легальләштерү тәмамлану стадиясендә.
Белгеч мигрантлар өчен легальләштерүнең соңгы срогы 2025 елның 30 апреле булуын искәртте.
Утырышны район Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев үткәрделәр.
Имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт Садыйков үзенең докладында район территориясендә традицион мөселман кыйммәтләренең сакланышы һәм үсеше турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мәчетләрдә уздырыла торган рухи-әхлакый курсларда, ислам нигезеннән тыш, балалар татар телен, мәдәниятен өйрәнәләр.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Динә Елизарова мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларга мәдәни-әхлакый тәрбия бирүне үстерүгә юнәлдерелгән чараларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта район мәктәпләрендә чит ил гражданнарының 7 баласы белем ала.
Чувашларның милли-мәдәни җәмгыять эшчәнлеге белән Эльмира Шатунова таныштырды. Сүз уңаеннан, Минзәлә районының чувашлар тупланып яши торган торак пункты Каран-Азик авылында клуб ремонтлана. Спикер билгеләп үткәнчә, ремонтланган клуб милли-мәдәни мирасны саклау эшенең сыйфатын яхшыртырга һәм авыл музее экспонатларын тиешенчә саклау өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев Россиянең традицион кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, алар нигезендә үсеп килүче буынны тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев