Минзәлә районында печән һәм сенаж хәзерләү дәвам итә
Барлыгы 5133 гектар күпьеллык үләннәр чабылган, бу планга карата 98 процент дигән сүз.
Күпчелек хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне икенче кат чабып алдылар.
Аяз көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көтеп ала. Вакыты шундый — куе булып үскән үләннәрне тизрәк җыеп алырга һәм терлек азыгы базларын сыйфатлы сенаж белән тәэмин итү зарури. Барлыгы район буенча 4305 тонна печән хәзерләнеп төргәкләргә төрелгән, бу планлаштырылганның нибары 37,5 проценты дигән сүз. Район буенча 67995 тонна сенаж салынды.
Бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә 10,4 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән. «Калморза», Август-Мензелинск" ҖЧҖ һәм «Ильнур» КФХсы механизаторлары сенаж салуны 125-113 процентка үтәделәр. «Калморза» хуҗалыгында бер баш шартлы терлеккә 21,9 центнер терлек азыгы хәзерләнгән.
Р. Муллахметов һәм «Загиев» КФХлары ел ярымлык терлек азыгы хәзерләп куйдылар. Югары дәрәҗәдә аксымлы һәм алмаш энергияле терлек азыгы алу өчен үсемлекләрнең чәчәккә бөреләнгән фазасын ычкындырмау зарури. Һава торышы да бу эшне башкару өчен уңай тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев