Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында сөт җитештерү 2025 елга карата 73,6 тоннага артты

Районыбызда сөт җитештерү июль ае башыннан 3721 килограммга арткан.

Минзәлә терлекчеләре көн саен 392,7 тонна сөт савып алалар, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 73,6 тоннага артык. 
Район буенча һәр сыердан уртача 32.2 килограмм сөт савыла. Бер сыердан уртача савым буенча «Калморза» хуҗалыгына тиңнәр юк, бу хуҗалыкта һәр сыердан 39,3 килограмм сөт савып алына.

Һәр сыердан уртача савым һәм тулаем сөт җитештерү буенча да Минзәлә районы терлекчеләре республикада беренче бишлеккә керә һәм уртача бер сыердан сөт савып алу буенча да, тулаем сөт җитештерү буенча да дүртенче урынны били. Савылган сөтнең товарлылыгы 97,5 процент тәшкил итә. Район буенча бер гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 4,02 килограмм сөт җитештерелә.

Районыбыз хуҗалыкларында барысы 12193 баш савым сыеры исәпләнә. 

Беренче графа — хуҗалыклар исеме, икенче — 13 июль көнне савылган сөт (килограммнарда), икенче — шул хуҗалыкларда узган елның шул чорына карата җитештерелгән сөт (килограммнарда) артык яки ким (-).


Заиковский 22345 34,4 4000
Кама беконы 297007 32,1 60164
Шул исәптән:
Коноваловка 281707 32,1 57839
Балтай 15300 31,9 2325
Август-Мензелинск 40550 33,1 −5958
Калморза 17680 39,3 9580
КФХ Ильнур 9602 26,6 4552
Ярд. хуҗ., КФХлар 5600 22,2 1300

Район буенча 392784 32,2 73638

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев