Минзәлә районында уракта 103 комбайн катнашачак
Комиссия тарафыннан район хуҗалыкларында кыр корабларының ныклыгын тикшерү аларның яңа уңыш өчен көрәшкә әзерлеген күрсәтте.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Барлык хуҗалыклар да комбайннарын әзерлек сызыгына куйган. Бу тикшерүчеләр һәм әзерләнүчеләр тарафыннан киң күләмле әһәмиятле, зур эш булып тора.
Район хуҗалыкларында барысы 84 ашлык җыю комбайны әзерлек сызыгына куелган. Быелгы уракта барлыгы ялланган комбайннар һәм вак төяк КФХларны да кушып, 103 ашлык җыю комбайны катнашачак.

Комиссия әгъзалары: «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Рафаэль Фаттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, идарәнең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев, механизация буенча җитәкчесе Илгиз Файрушин, Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү инспекцисе начальнигы Ринат Гыйльманов тиешле тикшерү үткәрделәр, аның барышында төрле җитешсезлекләрнең булу яки булмавы теркәлде. Уңышны югалтуларсыз җыеп алуга куелган төп таләпләрдән тыш, хезмәтне саклауга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә дә басым ясалды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, берничә комбайнда җитешсезлекләр ачыкланды, алар шунда ук төзәтелде. Комбайннарның ныклыгы, суктырылган ашлыкның коелмавы (герметиклыгы) бик яхшы бәяләнде.
Комбайннарның уракка әзерлеге буенча беренче урын «Заиковский» хуҗалыгына бирелде(68 балл). Икенче урынны 67 балл белән «Калморза» хуҗалыгы алды. Өченче урында 65 балл белән «Ильнур» КФХсы калды.
Районда 82500 гектар сөрүлек җирләре бар. Быел пар җирләренә 9950 гектар җир бирелгән. Тулаем алганда, районда чәчүлекләр 66460 гектарда, шуның 32180 гектарын бөртеклеләр тәшкил итә.

Рафаэль Фаттахов алда торган уракка җентекләп тукталды. Урып-җыю җиңелләрдән булмаячак. Фаразланган уңыш турында әлегә сөйләргә иртә. Гомумән алганда, агрочарада яңгыраганча, ашлык-җыю комбайннарын тикшерү һәм кабул итү механизаторларның ваемсызлыгын күрсәтү максатыннан түгел, ә урып-җыюны тиешле вакытта һәм бәла-казасыз башкарып чыгу максатыннан үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев