Минзәлә районында узган семинарда катнашучылар «Загиев» КФХсында булдылар
Республика күләмендә узган зона семинарының бер өлеше Тулбай авылының «Загиев» КФХсы территориясендә үтте.
Семинарга килүчеләрне Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова каршы алды һәм җирлек турында белешмә бирде. Аннары КФХның идәрә эшләре буенча директор урынбасары Алмаз Зиннуров мөгезле эре терлекләрне суеп эшкәртү буенча һәм кооператив эшчәнлеге турында бәян итте.
Җирлекнең Тулбай авылындагы «Загиев» КФХсында 70 кеше хезмәт куя, шуларның 23 е Үзбәкстаннан килеп эшлиләр, калганнары Тулбай һәм якын-тирә авыллардан килеп хезмәт куялар. Бу КФХ сертификатлы мал чалу пункты мөгезле эре терлек чалу хезмәте күрсәтә.
Мал чалу пунктында 6 сугымчы, ветеринария санитар-эксперты эшли. Эксперт итнең сыйфатын тикшергәннән соң келәймә суга. Цех бер сменага 40-50 баш мөгезле эре терлекне чалып эшкәртергә сәләтле. Эшкәртелгән сыер итләрен куеп торырга бер 60 тонналы һәм ике берәмлек 50 шәр тонналы суыткыч та бар. Биредә якын-тирә авыллардан малны барып та алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев