Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан Алексеевлар «Нечкәбил - 2022» бәйгесенең финалында 3нче урынны яуладылар

Аларны көчле ярдәм төркеме озата барды

Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ 
Кичә "Нечкәбил 2022" - "Гаиләнең унҗиде мизгеле. Гаилә мирасы бәйрәме" конкурсының финалы булды. Минзәлә районыннан килгән Наталья һәм Виталий Алексеевлар 3 нче урынны алдылар һәм "Энҗе Нечкәбил", "Иҗади Нечкәбил"кебек берничә номинациядә җиңүчеләр булдылар. Шулай ук Наталья Алексеевага мәдәният хезмәткәрләренең Татарстан Республика профсоюз комитеты исеменнән Рәхмәт хаты, ә Виталийга "ТР Әтиләр Берлеге"РОО исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Районнан Алексеевларга теләктәшлек күрсәтү өчен финалга 33 кеше барды. Алар - районның "Чишмә" мәдәният сарае каршындагы халык җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе-Лилия Гыйбадуллина) һәм Николаевка авылы мәдәният йорты каршындагы "Рябинушка" халык фольклор ансамбле.

- Котлыйбыз, хезмәтләре һәм катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!Горурланабыз! -диде район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, әлеге шатлыклы хәбәр белән безнең белән бүлешеп.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев