Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды

Хәрбиләр өчен кирәк булган маскировкалау челтәрләре, исемле посылкалар, коры ашлар һәм башка кирәк-яраклар белән зур бер йөк машинасы тулган иде.

Йөкне озата баручы якташыбыз Рәүф Низаметдинов белән «Камаз» автомобиле йөртүчесе Рөстәм Хәбибуллинның бу чираттагы — 21нче сәяхәте. Бу юлы да алар үзләре хезмәт куйган ПАО «КАМАЗ» оешмасы биргән броньгә төрелгән Камаз автомобиле белән озакламый озын юлга кузгалачак. Бу көннәрдә алар Минзәлә районы һәм Чаллы шәһәрләре буенча гуманитар ярдәм җыю белән мәшгуль. 


Чаллыдан килешли юл уңаенда ук волонтерлар Коноваловка авылына кереп, гуманитар йөк алды. Һәрвакыт актив мәктәп коллективы бу юлы солдатларга 4 тартма өй токмачы белән 5 тартма медикаментлар җибәрде. Коноваловка авыл җирлегеннән исә маскировка сеткалары, җылы киемнәр, теромоодеяллар һәм башка кирәк-яраклар җибәрде. 


Минзәлә шәһәрендә исә беренче төяү пункты — 1нче урта мәктәп булды. Мәктәп коллективы фронтка үзләре үргән маскировка челтәрләре белән балалар язган хатларны җибәрде. 

«Донна Роза» кибетендә урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктыннан (MZ «Планета добра» волонтерлар төркеме) исә газ, маскировка челтәрләре, коры ашлар, медикаментлар һәм 1232 һәм 430 нчы полкларында хезмәт итүче егетләрнең туганнары алып килгән шәхси посылкалар төяп җибәрелде. 


Шулай ук бу көнне махсус хәрби операция барган зонага ике ел дәвамында гуманитар йөк илтүче, посылкаларны егетләрнең шәхсән кулларына тапшыручы Рәүф Низаметдинов, Рөстәм Хәбибуллин һәм Марат Әхәтовка волонтер кенәгәсе тапшырылды. 


Сүз уңаенда, волонтер кенәгәсен алу буенча һәм аның нинди максатларда файдаланырга булуы хакында тулырак «Ялкын» яшьләр үзәге аша белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев