Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Габдулла Юмаев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Югары Тәкермән авылында яшәүче хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Габдулла Шәрип улы Юмаевны 95 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр.

Юбиляр 1931 елның 1 июнендә дөньяга килгән.
Габдулла Шәрип улы кечкенә яшьтән үк хезмәтнең кадерен белеп үсә. Ул 10 яшеннән туган авылындагы колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда терлекче булып эшли. Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен ул «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен Габдулла Шәрип улы күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталарына лаек була.
Хатыны белән бергәләп ветеран өч кыз тәрбияләп үстергән. Бүген бабай исә үзенең нәсел дәвамчылары — оныклары һәм оныкчыклары белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев