Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының Юртау бистәсендә яңа модульле ФАП эшли башлады

Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелде.


 
 
  (Дифиза Нуриева « Минзәлә-информ») 
  Моңа кадәр бистәдә аерым медицина пункты юк иде. Элегрәк ул бистәнең күпфункцияле үзәге бинасында урнашып, шунда халыкка медицина хезмәте күрсәтелгән була. Әлбәттә аның мәйданы заманча санитар-гигиена таләпләренә туры килми. Һәм менә декабрь ахырында медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алына һәм ФАП бистә халкына хезмәт күрсәтә башлый. 
   Юлия Шәймәрданова, ФАП фельдшеры: 
  - ФАП бинасында фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, көтү бүлмәсе, персоналның киенү бүлмәсе, медикаментлар саклау урыны, санузел һәм санитар бүлмәсе бар. Минем эш урыным компьютер белән җиһазландырылган, ул интернетка тоташкан. Яңа бинада халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. 
  Сан 
  Хезмәт күрсәтелә торган халык саны –388 кеше, шуларның – 104е– 14 яшькәчә балалар. 222се – эш яшендәгеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев