Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының Каран-Азик авылы өчен юлсызлык проблемасы артта калды

Ниһаять, авыл халкының күптәнге хыялы тормышка ашты.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Юшады авыл җирлегененә караган Каран-Азик авылына “Татавтодор” АҖ  Минзәлә филиалы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән асфальт юл салынды.

Авыл халкының зур шатлыгын уртаклашырга килгән Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов:

-  Каран-Азик - Минзәлә районының чувашлар компакт яшәүче бердәнбер авылы. Әлеге  юлны чуваш халкына, шушы авылда яшәүчеләргә, өлкәннәргә хөрмәт билгесе, дисәк тә, дөрес булыр. Яңа юл төзелү авылның саклап калынуына этәргеч булыр, дип ышанабыз. Шушы яңа юл өчен республика җитәкчелегенә юлчыларыбызга рәхмәтлебез, - диде.

Шулай ук котлау сүзләре белән ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесенең сыйфат контроле һәм эшләрне кабул итү бүлегенең начальник урынбасары Камил Фәрдиев, “Татавтодор”АҖнең Минзәлә филиалы директоры Марат Самигуллин мөрәҗәгать итте. Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзен Геннадий Арзамасов әйтте.

Юлны тантаналы төстә кулланылышка тапшыргач, кунаклар авыл эченә уздылар. Биредә алар авыл клубын карадылар. Сүз уңаеннан, район җитәкчелеге ярдәм күрсәтеп, клуб яңа койма белән уратып алынган. Юшады авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов хәбәр иткәнчә, алдагы елларда клубка ремонт ясау планлаштырыла.

Безнең өстәмә

Минзәлә районында яшәүче халыкларның традицияләрен саклау буенча комплекслы һәм килештерелгән эш алып барыла. Моны Каран-Азик авылына юл ачу тантанасы да раслый:  район мәдәният сарае каршындагы “Чишмә” ансамбле килгән кунакларны авылга борылыш юлында чуваш җыры һәм биюе белән, ә авылның “Шангырав” ансамбленә йөрүче хатын-кызлары – клуб янында милли ризык “хупли” белән каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев