Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәрендә “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсенең 30 еллыгы билгеләп үтелде

Район шагыйрьләрен берләштереп торучы оешманың юбилеена ерак араны якын итеп килүче кунаклар да булды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә шәһәрендә мәдәни мирас йортында “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы каршындагы  “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсенең 30 еллык юбилее билгеләп үтелде.

1992 елда нигез салынган “Сибелә чәчәк” берләшмәсенең эшчәнлеге легендар шагыйрьләребез, төрле елларда район газетасында эшләгән Рәшит Гәрәй, Азат Мәрдан исемнәре белән тыгыз бәйләнгән.

Әлеге чараны оештыручы, бүгенге көндә “Сибелә чәчәк” оешмасын җитәкләүче, шулай ук “Минзәлә” газетасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Наҗия Пучкова:

- Без бүгенге кичәне бай тарихыбызны барлау белән беррәттән, шушылай бергәләшеп җыелышу, үзара аралашу, өлкән буын шагыйрьләрен хөрмәтләү һәм яшь каләм осталарының иҗаты белән таныштыру өчен үткәрәбез, – диде.

Бәйрәмнең сценариен Наҗия Пучкова һәм Зөләйха Гыйләҗева язган иде. Зөләйха Гыйләҗева әлеге кичәне бик оста итеп алып барды да.

Кичә кунакларына котлау сүзләре белән район советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова мөрәҗәгать итте, шулай ук Наҗия Пучкова, Нәкирә Лотфрахманова, Раушания Гимаева-Титовага район башлыгы Айдар Салаховның рәхмәт хатларын тапшырды.”ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы тарафыннан дипломнар белән Лениза Якиева, Сәхия Федотова, Гүзәлия Исламова, Гөлнара Әхмәтшина, Зөләйха Гыйләҗева,Энҗе Усманова, Мөслимә Гайниева, Гөлназ Әхмәтшина билгеләп үтелделәр.Әлбәттә, югарыда аталганнарның һәркайсысы үзләренең шигырьләрен, җырларын тәкъдим иттеләр.

Бүгенге көндә “Тургай” приютында эшләүче Энҗе Усманова, әле гимназиядә хезмәт куйган дәвереннән үк талантлы балаларны барлауг буенча зур эш алып барды. Бүген дә аның белән бергә кичәгә гимназия укучылары Фәһим Заһриев һәм Айгөл Сәхәбетдинова, “Тургай “  балалар һәм яшүсмерләр приютныда тәрбияләнүче Реваль Гарифуллин, Родион Арсланов килгәннәр иделәр. Аларга һәм үзенең шигыре белән чыгыш ясаган педагогика көллияте студенты Варвара Алышевага да шулай ук “Минзәлә-информ” исеменнән дипломанра тапшырылды.

Тауасты Байлар авылының китапханәчесе Маргарита Гәрәева әлеге авылда эшләп килүче “Илһам” әдәби берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды.

“Кадрәк” спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Юрий Гарнышев та үз котлауларын җиткерде, әлеге чараны алга таба тагын да зуррак масштабта үткәрергә, Минзәлә каләм ияләренең иҗатын республика дәрәҗәсендә күрсәтергә кирәклеген искәртте.

Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән килүче кунаклар да бар иде. Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре килде. Берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Рәмзия Вәлиева һәм якташыбыз, Гөлек авылында туып-үсеп, безнең районда иҗат итеп, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә шигърият дөньясынәда зур роль уйнаучы Инзилә ханым Галиуллина матур котлауларын җиткереп, шигырьләрен укыдылар. Яр Чаллы шәһәреннән “Ләйсән” әдәби берләшмәсе вәкилләре – һөнәре белән табип, талантлы шагыйрь Флорит Хәмитов һәм тагын бер якташыбыз, Түбән Тәкермән авылы кызы, шагыйрь, җырчы Фәридә Сәхәбиева килделәр. Аларның шигъри, музыкаль чыгышлары да бик матур тәэсир калдырды.

Кичәне йомгаклап, район мәдәният сарае методисты, район ветераннар советы рәисе Фиразия Сафиуллина:

- Бүгенге кичәне безнең яңа бинабызда – мәдәни мирас йортында үткәрүегезгә бик шатбыз. 30 еллыгын билгеләп үтүче “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсенең тарихы безнең күз алдында язылды. Кемнәрнең генә исемнәре аның белән бәйле түгел! Районыбыз шагыйрьләрен җирдән ташып чыккан чишмә белән чагыштырыр идем. Бер шагыйрь китсә, яңадан 5-6 яңа талант пәйда була диде.

Чара үткәрүдә район мәдәният сарае хезмәткәрләре Динара Шәйморатова, Андрей Антипин, шулай ук Данир Фәхретдинов, Рифнур Кәбиров актив катнаштылар. Тамашачылар залыннан сәхнәдәге чыгышларны карап кына утырган Лариса Бокареваның сүзләренә язылган җырлар да кичәне бизәделәр.

Шигырь, җырларга бай әлеге бәйрәмнең видеозямаларын безнең menzela.ru сайтында, шулай ук

“Мензелинск news - Мензеля онлайн” ВК төркемендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев