Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәрендәге төзелеш объктларында эш кайный

Антаның һәр пәнҗешәмбесендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында булып, эш барышы белән таныша.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәбенең булачак рәсем сәнгате бүлекчәсендә, үзәк район хастаханәсенең административ-көнкүреш комплексында, Кадомцевлар урамындагы күпкатлы йортта, 2нче урта мәктәпнең остаханәсендә, Минзәлә урманчылыгы бинасында, «Алан» балалар лагерында төзүчеләр эшли. Кайсы гына объектта булмасын, район башлыгы бина эчендәге төзелеш эшләрен, инфраструктура мәсьәләләрен тикшерү белән беррәттән янәшәдәге территория төзеклегенә, кадрлар мәсьәләләренә дә тукталды. 

—Яз һәм җәй айлары төзүчеләр өчен иң уңайлы: көндез дә, хәтта төндә дә эшли торган вакыт. Объектны төзеп кую гына түгел, ә ул киләчәктә халык өчен, балалар өчен файдалы, нәтиҗәле эшләвен дә тәэмин итәргә кирәк, — диде Айдар Салахов төзүче оешма җитәкчеләренә генә түгел, ә объектта урнашкан учреждение җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итеп. 


Районда санитар төзекләндерү буенча икеайлык баруын да искәртте район башлыгы. Паркларда, җәмәгать урыннарында узучы чистарыну өмәләрендә актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев