Минзәлә шәһәренең «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Акыллы уеннар» чемпионатында катнашты
Бирегә гаилә белән килү дә күркәм гадәт.
16 нчы майда Казан шәһәрендә булып узган III республикакүләм «Акыллы уеннар» чемпионатында «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Ситдикова Ясминә белән Ахмеров Сәмир катнашты. Чемпионатны «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештыра.

Балалар уеннарда көч сынаштылар, остаханәләрдә катнаштылар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Минзәлә районында «Акыллы уеннар» бары тик татар телле әлеге балалар бакчасында гына бар әлегә.
Чыганак – «Алтынчәч» балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев