Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең «Чишмә» балалар бакчасы медицина училищесы белән тыгыз хезмәттәшлеген башлап җибәрде

Әлеге хезмәттәшлек иртә чорда балаларда һөнәргә кызыксыну уяту максатында алып барыла.

Минзәлә шәһәренең 10 нчы санлы «Чишмә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр медицина училищесында кунакта булдылар.

Волонтер-медиклар балалар өчен училище буйлап экскурсия үткәрделәр һәм анатомия кабинетын карадылар. Әлеге кабинеттагы күргәзмә әсбаплар, манекеннар аша кечкенә кунаклар кеше организмы турында бик күп яңалыклар белделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. 


Әкият герое Айболит ярдәмендә балалар дөрес һәм сәламәт туклануның мөһимлеге турында белделәр. Ул сабыйларга үз сәламәтлегеңне кайгырту һәм дөрес туклануның мөһимлеге турында сөйләде.


Энҗе Хәкимова, «Чишмә» балалар бакчасы мөдире:

—Ике белем бирү учреждениесе арасындагы әлеге хезмәттәшлекне без иртә һөнәр үзләштерү юнәлешен күз уңында тотып башлап җибәрдек. Очрашудан студентлар да, балалар да бик канәгать калдылар. Балалар бик кызыгып, күзләре янып, без монда укырга киләбез дип кайттылар. Хәзер исә медучилищены үзбезедә көтәбез. Шулай ук безнең тагын бер максатыбыз — ул балаларда табиблардан курку хисен бетерү иде. Әлеге эш юнәлешебез нәтиҗәле булырга охшап тора. Балалар бакчасындагы медицина персоналы белән без бер тапкыр бакчада әңгәмә уздырган идек инде, ә училищеда исә бик тә файдалы практик өлеш булды. Әлеге чарадан без дә, балалар да бик канәгать калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев