Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге паркында гомумшәһәр өмә оештырылды

Чисталык урнаштыру чарасында оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм урта уку йортлары стулентлары катнаштылар

1 Май һәм 9 Май бәйрәмнәре алдыннан Минзәлә шәһәре Ленин исемендәге паркта өмә үткәрелде.

— Ленин паркы шәһәребезнең иҗтимагый тормышында мөһим роль уйный. Биредә күпсаны массакүләм чаралар үткәрелә. Спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар тудырылган. Быел Ленин паркындагы, стадиондагы эшләрне тәмамларга планлаштырабыз. Шуларны истә тотып, паркны, стадионны һәрдаим чиста тоту мөһим, — дип билгеләп үтте өмәдә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Айдар Салахов.

Өмәгә шәһәр оешмалары, учреждение, предприятие хезмәткәрләре, урта уку йортларыннан 200 ләп кеше чыкты. Җыелган чүп-чарны чыгарып торыга «Чистый город» техникасы да килгән иде.

Александр Чигвинцев, 1 урта мәктәп: 
— Өмәдә катнашу яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бирә. Шунысы шатландыра, без эшләгәч, табигать та чистарынып, матураеп кала.

Фаяз Хизбуллин, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе:
— Безнең яшьләр һәм спорт бүлегенә караган оешмалар белән моңа кадәр дә паркны чистартырга чыга идек инде. Бүгенге масштаблы өмәгә чыккан һәркемгә рәхмәтлебез. Чөнки күмәк көч белән парк тагын да чистарынып калачак.

Язилә Газизова, Айназ Сәлимова, медицина училищесы студентлары:
— Без шәһәребезне бик яратабыз. Аның чиста булуын һәм чәчәк атуын телибез. Бөтенебез бергәләшеп саф һавада эшләү дә ошый. Шуңа күрә бүгенге өмәгә чыктык та.

Нина Мильчакова, «Олимп» спорт мәктәбе:
— Өмәгә шул хәтле күп кешенең килүе бик тә күңелле. Әлбәттә, мондый өмәләрне үткәрү кирәк. Шәхсән үземә дә чисталыкта йөрү ошый. Менә хәзер дә хезмәт куйгач, чиста булып калачак. Чөнки иң мөһиме — результат.

Евгений Вахнин, «Ялкын» яшьләр үзәге:
— 1 Май, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан учреждениеләр вәкилләре, яшьләрнең бергәләшеп өмәгә чыгуына бик шатмын. Гомуми көч белән без биредә чисталык урнаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев